Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Яңа елда - ГТО белән

2025 елның 24 ноябреннән 12 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Яңа елда ГТО белән –ГТО теләкләрне үти» республика онлайн акциясе – “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек хәрәкәте”ндә катнашучыларның Яңа ел теләкләрен үтәү буенча видеороликлар конкурсы үткәрелде.

  Катнашучыларга 1 минутка кадәр дәвамлы видеоролик булдыру шарты  куелды. Анда хәйрия эшчәнлеге – төрле социаль категория вәкилләренең теләкләрен үтәү (теләсә нинди ярдәм күрсәтү: утын кисү, азык-төлек алып килү, нәрсәдер сатып алу), пенсионерларга, балаларга һәм башка мохтаҗларга ярдәм итү күрсәтелергә тиеш иде.  Республика этабында һәр районнан берәр иң яхшы видеоролик каралды. Безнең районнан гимназиянең IV”б”  сыйныфы  укучысы Кәрим Вәлиуллин җиңүче булды.

Ул  видеороликта кыш бабай киемендә физкультара ясый, әнисенә булыша:  су,   утын кертә,  ишегалды себерә, аннары ГТО билгесен  чыршыга  элеп  куя. Бик эчтәлекле, критерийларга туры  килгән, “кино”  килеп  чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев