Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елда - яңа гаилә

Районыбызда беренче язылышу тантанасы булды

Һәр яңа ел саен дөньяга килгән тәүге бала һәм  беренче никах район башлыгының махсус бүләгенә ия булып, бу көн һәр гаилә дәфтәрендә иң истәлекле мизгел булып саклана. 9 гыйнварда районыбызда  Дилә Кашапова һәм Илгиз Ахуновларның законлы никахы теркәлеп, яшь гаилә өчен иң бәхетле көнгә әверелде.

Яшьләр икесе дә Байлар Сабасында туып-үсеп, бер сыйныфта укысалар да, мәктәп чорында бер-берләренә аерым игътибар бирмәгәннәр. Дилә Роберт кызы һәм Илгиз Нияз улының мәхәббәт хисләре мәктәпне тәмамлаганнан соң сыйныфташлар очрашуында кабына. «Тугыз ел бер сыйныфта укысак та, мәхәббәт тарихыбыз соңрак башланды. Очрашудан соң Илгиз миңа аерым игътибар күрсәтә башлады. Дуслашып йөрүебезгә бишенче ел китте. Илгиз мине тырыш, эшчән егет булуы, бигрәк тә үз дигәненә ирешә алуы белән җәлеп итте», – ди тиң пары турында Дилә. Аз сүзле егет сөйгәнен яулап алыр өчен мәхәббәтен эше белән исбатлый. Дилә исә үзенең чибәрлеге, акыллы, тәртипле булуы белән егетнең йөрәген яулый. Яшьләрнең бер-берләренә булган саф сөю хисләре законлы никахлашу көненә китергән. Дилә Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлап, Сабабаш төп мәктәбендә инглиз теленнән белем бирә. Илгиз Казан дәүләт аграр университетында укый, шул ук вакытта «ИП. Ахунов» предприятиесендә үзләренең гаилә эшчәнлекләрен алып ба­ралар. Киләчәктә туган тө­бәкләре – Байлар Сабасында төпләнеп яшәргә уйлыйлар. Кыскасы, яшьләрнең бәхет ачкычлары үзләренең кулында.

Күпфункцияле үзәктә узган тантанада ЗАГС бүлеге мөдире Гөлнар Шәфыйкова яшь парга гаилә төзүнең җаваплылыгы, кануннары хакында аңлатып актлар китабына кул куярга тәкъдим итте. Гаиләләренең беренче документы– язылышу турындагы таныклык тапшырды. Яңа тормышка аяк баскан яшь гаиләне башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов котлап, районыбыздагы күркәм гадәт – район башлыгының яңа елда беренче никахлашкан парга  әзерләнгән махсус бүләкләрен тапшырды. «Сезнең җиңел аяк белән  2023 елда районыбызда беренче никах теркәлә. Кызыл туегыз белән тәбрик итәбез, бүген үз гаиләгезне төзегән иң бәхетле көнегез. Бу тантана гомерегездә бер генә булсын. Гаилә бәхете бары сезнең үзегезгә бәйләнгән. Әти-әниләрегезне, туганнарыгызны сөендереп, тату, матур гаилә булып яшәгез», – диде Марат Кәримов. Шулай ук яшь парны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тәб­рикләп, изге теләкләр җит­керде. «Бүген сезнең йө­рәк­лә­регез бергә тибә торган – гаилә корган көнегез. Ике якның әти-әнисен, туганнарын хөрмәтләп яшәгез. Күп сабыйлар алып кайтып, Саба җирлегендәге тырыш, матур гаиләләрнең берсе булырсыз, дип ышанам“, –диде Расих Мө­барәк улы.

«Алдан ук матур кышкы көн­дә никахлашырга хыялланган идек, мондый истәлекле датага туры ки­лербез дип уйламадык та. Без бик шат. Зур рәхмәтебезне бел­де­рәбез», – диләр Ахуновлар. Ир белән хатын статусын алу кеше гомеренең иң бәхетле мизгелләренең берсе, шул ук вакытта һәркем алдына зур җаваплылык та, бурычлар да йөкли. Чөнки гаилә дигән кечкенә дәүләтнең ныклыгы, тотрыклылыгы биредә яшәү­челәрнең бер-берсенә булган ихтирам-хөрмәте, акыллы фикер йөртүе, биргән вәгъ­дә­ләренә тугрылыкларына бәй­­­ләнгән. Яшь пар Дилә һәм Ил­гиз Ахуновлар да нәкъ менә шушы кыйммәтләрне яшәү өлгесе итеп алсыннар, дип телисе килә.

Фотоларны МОНДА басып карый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев