Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елны - матур истәлекләр белән

Без – сугыш чоры балалары да 80 яшьне узып киттек. Күргән авырлыклар, күңелле хатирәләр дә әкренләп онытылып баралар. Кайбер каләм осталары узгандагы гыйбрәтле вакыйгаларны, мәзәк хәлләрне газеталарда язып та чыгалар.

Һәр авылда сүзгә оста, авызына гына каратып тора торган кешеләр була. Минем бу мәкаләм дә заманында барыбызны да эшкә өйрәтеп, тормышта үз юлыбызны табарга булышкан, хәзер инде бакыйлыкка күчкән Шәмси улы Нурулла абый хакында. Без  авыр заманнарны узып аякка бастык, булдыра алганнар югары белем алды, урта белемлеләр дә күп булды.  Механизаторлар  авылның тоткалары иде. Алар хәзер дә шулай булып калалар. Тормышта кайчак укыганда алган гыйлем генә җитми, олы кешеләрнең киңәше дә кирәк булгалый. Шундый кирәкле кеше иде Нурулла абый. Аның белән тормыштагы барлык мәсьәләләрне сөйләшеп була иде. Күпләребезгә үзе белән  бергә  эшләргә дә  туры килде.  Нурулла абый комбайнда яхшы эшләп мотоцикл белән дә бүләкләнде. Мин үзем дә 1972-1990 елларда Нурулла абый белән эшләдем. Иң истә калган вакыйгалар бергә комбайнда эшләгән еллар,  басуда аш ашаган вакытлар булгандыр. Без, яшьләр, шул кыска гына вакытта Нурулла абыйны сөйләтергә тырышабыз. Аның сөйләгәннәре үзе бер китап язарлык.  Кайсы ел булгандыр, Са­ба районында көчле яңгыр явып уза. Шул елны Сабабаштагы балык бөясен су ерып, балыкларны агыза. Ул көнне Нурулла абый Кызыл яр урманына агач белешергә барган була, кайтыр юлы Чәбки-Саба авылы аша уза. Ул вакытта анда күпер юк, яңгыр туктаган, елгада көчле су ага. “Уйлап-уйлап тордым да, мотоциклны полный газга салып, елганы ярып чыктым, муеннан су иде”,- ди. Без шаккатып тыңлыйбыз, әле кызыгы алдарак икән. “Люлькадагы суга карасам, эче тулы балык иде”, – дип, безне тәки ышандырды бит. Хәбәрче яшьтәшем Мәгъдәнурның 16 декабрьдә «Саба таңнары»нда чыккан “Балыкчы кыйссалары” дигән хикәясен укыгач, ышанмас җиреңнән ышанырсың. Бу вакыйгаларга инде 50 ел вакыт узган. Аны тыңлаучылар да санаулы гына – Сәлмән Гали улы, Әхәт Гыйльми улы, Хәйдәр Зөфәр улы һәм мин генә исән-сау.

Ул вакытта колхозда 27 комбайн бар иде. һәрберсендә икешәр кеше эшли. Хәзер районда да аның кадәр кеше комбайнда эшләмидер.

Быел игенчеләр бәйрәменә мине дә чакырып хөрмәт иттеләр. Барлык мине искә алган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм. Алдагы еллар да имин, иген-икмәкле, куанычлы, сөенечле булсын. Бу язмам бакыйлыкка күчкәннәргә дога булып ирешсен.

 

 Габделәхәт Шакиров,

 Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев