Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Яшь тимер юлчылар өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу уеннары үткәрелде

Әлеге чара балаларның ялларын кызыклы һәм файдалы итеп уздыру максатыннан оештырылды.

Шәмәрдән авылында урнашкан  «Яшьлек» яшьләр үзәге «Россия тимер юллары» ААҖ белән берлектә Шәмәрдән тимер юл үзәге хезмәткәрләренең балалары өчен «Күңелле стартлар» спорт-күңел ачу уеннары үткәрде.

 Балалар эстафеталарда тырышып катнаштылар, каршылыкларны җиңделәр һәм һәр җиңүгә шатландылар. Ә күңелле конкурслар һәм биремнәр катнашучыларның барысына да елмаю һәм яхшы кәеф бүләк итте!

Мондый чаралар команда рухын һәм спортка мәхәббәтне ныгытып кына калмый, ә гаиләләрне берләштереп, җылы хатирәләр дә тудыра.

✨ Бу якты көннең бер өлеше булган һәркемгә рәхмәт белдерәбез!

🚂 Мондый чаралар «Яшьләр һәм балалар»милли проектыны кысаларында уздырыла

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев