“Яшьлек” леләр Мамадышта традицион «ЧАҢГЫФЕСТ-2026» кыш бәйрәмендә катнаштылар
Конкурс актив ял яратучыларны һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыручыларны берләштерә

Шимбә көнне Мамадышта «SUNNYФЕСТ-2026» унынчы Бөтенроссия креатив чана фестивале узды.Бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан катнашучылар җыелды. Конкурс актив ял яратучыларны һәм стандарт булмаган идеяләрне тормышка ашыручыларны берләштерә.Чөнки монда катнашучы һәр команда кабатланмас, уникаль чана булдырырга омтыла. Саба районы “Яшьлек” яшьләр үзәгенең «Җиңү канатлары» исемле чанасы жюриның махсус бүләгенә лаек булды. Моннан тыш районыбыз хоккейчылары "Итекле хоккей” бәйгесендә катнашып өченче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев