Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

“Яшьлек”, спорт һәм ял бергә

Чарада Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон, район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр катнашты.

1 июньдә Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” сәла­мәтләндерү лагерының «Яшьлек» сменасы үз ишекләрен ачты.  Барлыгы 18 көн дәвам итәчәк лагерьда Шәмәрдәндә урнашкан «Яшьлек» яшьләр үзәгендә шөгыльләнүче һәм, гомумән, спортны үз иткән 90 укучы ял итеп, сәламәтлеген ныгыта. 3 июнь көнне лагерьның тантаналы ачылышы булып, анда Дәүләт Думасы депутаты  Илья Вольфсон, район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр катнашты. “Бүгенге бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Мин дә җәйге каникулымда һәр ел саен спорт лагерында була идем. Безгә сездәге кебек мөмкинлекләр юк иде. Сезгә булдырылган уңайлылыклар өчен республика җитәкчесенә, район башлыгына һәм аның  командасына бик зур рәхмәт. Лагерь тормышы дуслыкка, бердәмлеккә өйрәтә. Ватаныбызны, Республикабызны яратып, аның патриотлары булып үсегез. Матур яллар, якты хатирәләр телим”, – диде Илья Светославович укучыларны сәламләп. Район башлыгы Рәис Миңнеханов үз чыгышында яшь буынны һәрдаим игътибар үзәгендә тоткан дәүләт җитәкчеләренә олы рәхмәтен бел­дерде. “Дәүләтебез сезгә – киләчәк буынга игътибарны һәм мөмкинчелекләрне көннән-көн арттыра. Сез аны үзегез дә күреп торасыз. Ел саен балаларның җәй­ге ялын оештыру буенча программа төзелә. Булган биналарны ремонтлау,  җиһазлау буенча зур эшләр башкарыла. Шул ук вакытта районыбызда да балалар өчен бөтен уңайлылыклар булдырылган.  Сезгә уңышлы, файдалы  яллар телим.  Һөнәрле булу  һәм ныклы  белем үзләштерү – ул иң зур байлык. Лагерьны оештыручыларга, монда хезмәт куючыларга,  белем-тәрбия бирүчеләргә бик зур рәхмәт”, – диде Рәис Миң­неханов.

Укучылар биш отрядка бүле­неп,  үзләре яраткан спорт төре буенча «Яшьлек» яшьләр үзәге тре­нерлары җитәкчелегендә шөгыльләнәләр һәм ул әйдаманнар белән төрле күңелле чаралар аша дәвам итә. Ла­герь тормышының күңелле һәм мавыктыргыч узуы биредә ял итүчеләрнең шат йөзләрендә ачык чагыла. Бергәләп башкарган кү­ңелле биюләр, матур җырлар дуслык, бердәмлек тантана итүен сөйли. “Мин әлеге лагерьга икенче тапкыр киләм.  Биредә бик ошый.  Спортның волейбол, футбол уеннарын яратам. Инде “Дуслык” отрядында яңа дуслар табарга өлгердем. Төрле мастер-клас­сларда булабыз, кызыклы уеннар­да катнашабыз. Әйдаманнарыбыз бик яхшы”, – ди  Шәмәрдән лицее уку­чысы Язилә Вәлиуллина. 

Тантаналы ачылыштан соң  укучылар  “Минем әти – герой” дип аталган патриотик проект кысаларында узучы мастер-класста катнашып,  үзләренең әтиләренең фотосурәтләрен ясадылар. 

“Җәйге чорда “Кояшкай” лагерында өч профиль сменасы эшләячәк. “Яшьлек” сменасы тәмамлануга 185 баланы берләштергән  “Сәләт-Саба”  һәм  “Оста-Саба” сменалары белән дәвам ителәчәк.  Лагерь тормышына ел саен үзгәрешләр кереп тора.  Республикада укучыларның җәйге ялын оештыруга зур игътибар бирелә, җиһазландырыла.   Үзебезнең “Кояшкай” лагерында да ике ел элек ремонт эшләре башкарылды. Балалар белән эшләр өчен көчле әйдаманнар командасы тупланды”, – ди “Кояшкай”  лагеры начальнигы Ирек Мостафин.

Тулырак фоторепортажда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев