«Яшьлек» үзәге 1 миллион сумлык грантка ия булды!
Татарстан Республикасы районнарының яшьләр сәясәте һәм бюджет учреждениеләрендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар конкурсында «Яшьлек» яшьләр үзәге «Иңне иңгә» проекты белән җиңү яулады.
Димәк, Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган 2025 елда, әлеге проект кысаларында, районыбызда патриотизм темасына багышланган күп төрле чаралар узачак. Яшьләр үзәге проектны тормышка ашырырга мөмкинлек биргән, Татартсан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановка, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев