Явлаштау авылында яшәүче Зиннур Ярмиевны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән «Балкыш» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Нияз Дәүләтшин, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Нуриев һәм авылдашлары котлады
Зиннур Ярмөхәммәт улы Ярмиев Явлаштау авылында туган.1943 елда укырга кереп, 7 класс белем алган. Берничә ел колхозда эшләгәч, 3 ел Германиядә армия хезмәтендә була. Аннан соң Үрнәктә тракторчылар курсын тәмамлый.1957 елда гаилә кора. Аннан соң авылга кайтып тракторга утыра һәм лаеклы ялга чыкканчы колхозда хезмәт юлын дәвам итә. Зиннур ага җәмәгате Миннур ханым белән 6 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта улы Рифнур, килене Гүзәл һәм оныклары Рәзил, Рәлиф, Фирүзә тәрбиясендә гомер кичерә. Зиннур абыйның 15 оныгы, 10 оныкчыгы бар. Күршеләре-туганнары белән аралашып, хәл белешеп, мөмкинлегеннән чыгып мохтаҗларга ярдәм итеп, бүгенге тормышыннан канәгать булып, матур гомер итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев