Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бөтенроссия «Музейлар эше» акциясенә катнаштылар

Укучылар сәнгать дөньясын гына өйрәнеп калмадылар, ә командада бердәм эшләргә һәм тәэсирләр белән уртаклаша белергә дә өйрәнделәр.

Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Бердәм гамәлләр көне кысаларында үткәрелгән бөтенроссия «Музейлар эше» акциясенә катнаштылар.

Третьяков галереясе турында кызыклы фильм каралды, аннары  фильмның эчтәлеге буенча фикер алышу уздырылды. Кайсы картиналар  күбрәк тәэсир калдыруы, сәнгатьне,  тарихны һәм кешенең характерын ничек чагылдыруы турында әңгәмә үткәрелде.

Акциядә остазлар һәм  2, 3, 5 ,8 нче сыйныф укучылары  катнашты. Сәнгать дөньясын гына өйрәнеп калмадылар, ә командада  бердәм эшләргә  һәм тәэсирләр белән уртаклаша белергә дә өйрәнделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев