Явлаштаулылар Туктарга «Табылдык» белән килгән
Мәдәният яңалыклары
Туктар авыл клубында Явлаштау авылы үзешчәннәре Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» әсәре буенча эшләнгән спектакль күрсәттеләр. Спектакль тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителде. 4 йортлы авылда яшәүче 4 карчык авыл бетүгә кайгырып, аны яшәтү өчен “план” коралар. Авылга “ялгыш” эләккән егет күрше авылы кызы почтальон Разияга гашыйк була. Авыл әбиләре бу форсатны кулдан ычкындырмас өчен төрле хәйләләр кора. Спектакль җыр-бию белән үрелеп барды. Ахырдан туктарлылар үзешчән артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев