«Язгы каникуллар» профилактика чарасы башланды
Татарстан Республикасында 2025 елның ике аенда гына да балалар катнашында 35 юл-транспорт вакыйгасы (ДТП) булган. Аларда 41 бала төрле җәрәхәтләре алган.
Татарстанда 17 марттан "Язгы каникуллар" профилактика чарасы старт алды. Татарстан Республикасында 2025 елның ике аенда гына да балалар катнашында 35 юл-транспорт вакыйгасы (ДТП) булган. Аларда 41 бала төрле җәрәхәтләре алган. Күбесе транспорт чаралары пассажирлары.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктына ярашлы, 12 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә, 7 яшькә кадәрге арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буй-сынына туры килгән балалар тоту җайланмаларын кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясенен район бүлекчәсе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тоткарлау җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән узган балалар куркынычсызлык каешлары белән бәйләнергә тиеш. Әлеге кагыйдәне үтәмәүчегә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.23 статьясының 3 өлеше нигезендә өч мең сум күләмендә штраф каралган.
Операция барышында ГАИ хезмәткәрләре юлларда балалар иминлегенә кагылышлы таләпләрнең үтәлешен тикшерә. Монда автомобиль йөртүчеләр генә түгел, ә балаларның үзләренең дә кагыйдә үтәве игътибар үзәгендә булачак. Әгәр дә балалар үзләре кагыйдә бозса, бу хакта укучының мәктәбенә хәбәр ителәчәк.Профилактика чарасы 30 мартка кадәр дәвам итәчәк
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев