«Идел» журналы 2025 елның иң танылган татар блогерларын бүләкләде
Жиңүчеләр арасында райондашларыбыз Рафидә Галимҗанова һәм Найлә Хәйретдинова да бар.
15 декабрьдә Казан Кирмәнендә «Идел» журналы оештырган «Шәп блогер» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә тавыш бирү ысулы белән интернетта татар телендә контент җитештерүче иң популяр блогерлар ачыкланды. Чара «Шәп продакшн» проекты кысаларында уздырылды, әлеге проект 2023 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Җиңүчеләр 68 блогер арасында 6 номинациядә ачыкланган, алар – «Ел хайпы», «Иң тәҗрибәле блогер», «Эксперт блогер», «Халыкчан блогер», «Иң шәп гаилә блогы» һәм «Иң шәп телеграм-канал»
«Җиңүчеләрне сайлау ике этапта узды – баштан «Шәп продакшн» проектының социаль челтләрләрендә халык арасында сораштыру игълан ителде. Алар бер атна дәвамында үзләре «иң шәп» дип санаган блогерлар исемнәрен безнең телеграм-ботка язып җибәрделәр. Бер атна эчендә безнең телеграм-ботка 800гә якын хат килде. Тәкъдим ителгән 100гә якын блогер арасыннан иң еш телгә алынган 68 блогерны сайлап алдык. Сайлау барышында халык тарафыннан барлыгы 300 меңнән артык тавыш бирелде», – дип сөйләде «Идел» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
«Әлеге премия безнең традициягә әверелде, икенче ел без татар блогерларын бергә җыябыз. Ә быел без тарихта беренче тапкыр татар блогерлары арасында тавыш бирүне башлап җибәрдек. Безнең премияләр күп, ләкин нәкъ менә татар телендә контент булдыручыларны, төрле районнарда, авылларда яшәүчеләрне җыю, аларның эшләре кирәкле булуын билгеләп узу бик мөһим. Әлеге чараны киләсе елларда да матур итеп уздырасы килә», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чарада канашучыларны сәламләп, «Идел» журналы редакциясенә рәхмәт белдерде.
«Кызыксынып, әлеге чарада катнашуыгыз өчен рәхмәт. Беренче чиратта, зур рәхмәтне «Идел» журналы хезмәткәрләренә җиткерәсем килә, нинди генә эшкә тотынсалар да, җаннарын, күңелләрен биреп эшлиләр. Киләчәктә тә шулай булсын, бергә-бергә эшләргә», – диде ул.
«Социаль челтәрләрдә 5 меңгә кадәр язылучысы булган иң яхшы блог» номинациясендә I урынны –Явлаштау кызы, журналист Рәфидә Галимҗанова алса, II урынга «Тимершык көндәлеге» авыторларының берсе – Наилә Хәйретдинова яулады.
Кызларны котлыйбыз!
«ВКонтактеда 2008 елда ясалган әлеге сәхифә тыныч кына бүген дә эшләп килә. Без язылучыларыбызга авылдагы яңалыкларны җиткереп барырга тырышабыз, аралашабыз. Иң мөһиме авыл тарихын барлыйбыз, өйрәнәбез, фактлар туплыйбыз, башкаларга җиткерәбез. "Тимершык көндәлеге" соңгы елда активрак булды. Әле безне киләчәктә яңа проектлар көтә»,-дип уртаклашты авторларның берсе Гөлнар Шафикова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев