Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыяте аш-су осталары игенче-механизаторларны тәмле ризык белән сыйлыйлар

«Уңыш-2025»

Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте ашханә хезмәткәрләре коллективы – тотрыклы ,дус  һәм тәҗрибәле. Ашханә ачылу көненнән үк пешекчеләр – тукланырга кергән һәркемне ачык йөз , кайнар ризыклар белән каршы алалар.

    Пешекчеләр Алинә Хөсәенова, Ләйлә Яруллина, Люция Ваесова искиткеч тәмле ризыклар әзерләп- механизаторларга, машина йөртүчеләргә, терлекчеләргә, шушы җәмгыятьтә  хезмәт куючыларга   хезмәт күрсәтәләр.

    Биредә көн саен  көндезге һәм кичке ашлар әзерләнә. Чәчү һәм урып-җыю, терлек азыгы хәзерләү вакытында кырчыларга туп-туры эш урынына алып киләләр. Көн дәвамында йөзгә якын  эшче туклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев