«Игенче» җәмгыяте Яңа елны быел да биләмәсен бәйрәмчә бизәп каршы ала
«Игенче» җәмгыяте биләмәләрендә быел да кардан эшләнгән берсеннән-берсе матур сыннар пәйдә булды.
Кыш бабай һәм Кар кызы, матур итеп бизәлгән купшы чыршы тирәсендә төрле урман җәнлекләре, мульфильм геройлары, киләсе -2026 нче елның символы булган җирән ат, 2025 нче елны озатучы елан урын алды.
"Бөек Ватан сугышында җиңүгә 80 ел", "Ватанны саклаучылар елы", "Рәсәй халыкларының бердәмлеге елы", " Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы", МХО га кагылышлы, батырларыбызга багышланган стенд, һәрби техникалар ясалып урнаштырылды. Һәрбер эшләнмә уйланып, шушы вакыйгаларны күзаллап, шуларга таянып эшләнелде.
Яңа ел ул — иң көтеп алына торган, тылсымлы бәйрәм. Үзебез булдырган шушы әкияти дөньяга чакырып калабыз.
Яңа елда -яңа уңышлар насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев