Игътибар: бәйге!
«Саба таңнары» газетасы Ватан сакчылары көне уңаеннан үз подписчиклары арасында яңа фотобәйге игълан итә.
Бәйгенең шартлары бик гади – әтиегез белән балачакта төшкән фотокадрны хәзер кабатлап күрсәтү.
Конкурста Саба районында яшәүче теләсә кем катнаша ала, яшь буенча да чикләү юк.
Фотоларны «Вконтакте» сайтындагы «Саба таңнары»ның официаль аккаунтына җибәрергә яисә Телеграм номерына җибәрергә мөмкин. Шулай ук фотоларны sabatannar@rambler.ru адресы буенча да кабул итәбез.
📆 Бәйге 16 февральдән 24 февральгә кадәр үткәрелә.
💥 Бәйге турында барлык мәгълүмат "Саба таңнары" газетасы сайтында һәм "ВКонтакте" челтәрендә газетаның шәхси аккаунтында булачак.
Фотоларны редакция коллективыннан торган бәйге комиссиясе карый, бәяли. Шулай ук Вконтактеда иң күп комментарий, “лайк” җыйган фотолар да аерым билгеләнәчәк.
🎁🎁🎁 3 җиңүчене бүләк көтә! 🎁🎁🎁
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев