Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды

Быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 97 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

 

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, 2026 елның 18 маеннан Татарстан Республикасында «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы башланды.

Быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 90 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган, 97 бала төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Игътибар – балалар!» чарасы кысаларында ДАИнең район  бүлекчәсе  тарафыннан түбәндәге чаралар оештырылачак:

балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән машина йөртүчеләрне тикшерү чаралары;

җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары;

яктылык кайтаручы элементларны популярлаштыру чаралары;

балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр. Мондый очраклар турында мәгълүмат алга таба профилактика эше алып бару өчен белем бирү оешмаларына җибәреләчәк;

балаларның юлларда куркынычсыз йөрү мәсьәләләре буенча дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре катнашында ата-аналар җыелышлары;

балаларның юлларда хәвефсез йөрү күнекмәләрен ныгыту максатыннан сәламәтләндерү лагерьларында конкурслар, викториналар һәм башка чаралар.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Ата-аналар үз балаларының иминлегенә җитди карарга тиеш. Балаларны күзәтүсез калдырмаска, бигрәк тә юл тирәсендәге куркыныч урыннарда игътибарлы булырга кирәк. Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильләрдә һәм иминлек каешлары яки ISOFIX балаларны тотып тору системасы белән җиһазландырылган йөк автомобильләре кабиналарында йөртү, баланың авырлыгына һәм буена туры килгән махсус балаларны тотып тору җайланмалары ярдәмендә башкарылырга тиеш.

Дәүләт автоинспекциясе балаларны 7 яшьтән соң да махсус балалар утыргычларында йөртергә киңәш итә.

Чара 2026 елның 7 июненә кадәр дәвам итәчәк.

Онытмагыз: балалар – юл хәрәкәтендә иң яклаусыз катнашучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев