Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар: «Гаилә архивын тапшырыгыз» дип исемләнгән республика конкурсы үткәрелә

Конкурста җиңүчеләргә (I-III урыннарны алучыларга) 20000, 30000 һәм 50000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.

Архив эше буенча дәүләт комитеты «Гаилә архивын тапшырыгыз» дип исемләнгән республика конкурсы үткәрә. Конкурста  катнашу  өчен  гаилә архивындагы Татарстан  Республикасы үсеше тарихын чагылдырган  материалларны (фото, фоно,  видео документлар, текст) район архив  бүлегенә тапшырырга  кирәк. Теләге булган физик затлар – гаилә архивлары хуҗалары катнаша ала. Катнашу бушлай һәм ирекле. Конкурста җиңүчеләргә (I-III  урыннарны алучыларга) 20000, 30000  һәм 50000  сум  күләмендә акчалата премияләр каралган. Конкурс үткәрү турында нигезләмә, катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).

Конкурсның республика этабы 14-31 октябрьдә  үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев