Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Игътибар: каршы як полоса!

Быел 11 айда транспорт чараларының каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән юл өлешенә чыгулары сәбәпле, Татарстанда 224 авария теркәлгән, аларда 86 кешенең гомере өзелгән

Игътибар: каршы як полоса!

  Каршы як полосага чыгу белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, Саба районы территориясендә «Каршы як полоса» профилактик чарасы бара. Быел  11  айда  транспорт чараларының каршыга  килүче автомобильләр  өчен билгеләнгән юл өлешенә  чыгулары сәбәпле, Татарстанда 224 авария теркәлгән, аларда 86 кешенең гомере өзелгән, 346 тән җәрәхәтләре  алган. Бу кеше  үлменә  китергән  барлык һәлакәтләрнең 28,7 процентын тәшкил итә. Чара каршы полосага чыгуга бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау һәм булдырмау максатларында үткәрелә.

   Рөхсәт ителмәгән  урында  каршы як полосага чыккан өчен 7 мең сум штраф яки  4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Шуннан  соң да  сабак  алмаучыга җәза тагын да  кырыслана. Машинасы белән  каршы як полосага чыкканы өчен административ җаваплылыкка тартылган һәм транспорт белэн идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән кеше  янә шушы гамәлен кабатласа,  3 елга кадәр ирегеннән дә мәхрүм ителергә  мөмкин.

Чара 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларны кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев