Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игътибар: Саба районында “Җәяүле” профилактика чарасы үтә

Чара җәяүлеләр катнашында юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау максатында 15 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр уза.

Җәяүлеләр катнашында  юл-транспорт  вакыйгаларын профилактикалау  максатында 15 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Саба районында  “Җәяүле” профилактика чарасы үтә. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак.

“Машина йөртүчеләр җәяүле кичүләре аша узганда саклык кагыйдәләрен онытмасыннар иде.  Бигрәк тә күз күреме  тиешле дәрәҗәдә булмаганда, торак пункт читендәге юлдан барганда, җәяүлеләрнең яктылыкны кире чагылдыру элементлары транспорт чараларын йөртүчеләрнең аларны күрүен тәэ­мин итәргә тиеш. Җәяүлеләрнең дә юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәүләре,  урамны тиешсез  урыннан  чыкмаулары  мөһим. Быел  8  айда шуның өчен 181 райондашыбызга беркетмә (2021 елда – 138 бул­ган) төзелүе башкаларга да сабак булсын иде. Җәяү­леләрне таптатуның аеруча авыр нәтиҗәләре тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә күзәтелә. Моңа мисал итеп быел июль аенда Тимершык-Олы Шыңар  юлында 1967 елгы җәяүленең машина  астында  калып гомере  өзелүен  китерергә  була. Йөртүче  исә тиешле тизлек режимын  сайламый. Фаҗигаләр  килеп  чыкмасынга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм сезнең гамәлләрегез хокук бозу буларак бәяләнергә мөмкин булган хәлләргә юл куймаска кирәк. Үзара игътибар һәм хөрмәт ярдәмендә юл хәрәкәте куркынычсызрак булачак”,– ди ЮХИДИнең район  бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев