Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Ике Басу Арташ авылында эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3 нче этабы узды

Чемпионат Татарстанның һәм күрше өлкәләрнең 159 иң яхшы узышчыларын җыйды.

 Узган шимбәдә Ике Басу Арташ авылында 2025 елгы эндуро буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 3 нче этабы "Урман сукмаклары" узышлары уздырылды.

Быел оештыручылар узышта катнашучыларга  эндурода 300  мең, квадрациклларда  узышучыларга 100 мең сум күләмендә приз фонды әзерләгәннәр  иде. Яңартылган трасса һәм һәр класс өчен төрле катлаулылыктагы яңа каршылыклар, төрле ландшафт, ачык юл билгеләре һәм 30 дан артык маршал беркемгә дә адашырга ирек бирмәде. Катнашучылар дистанциядә классик эндурога хас булган төрле элементларны башкарды: текә күтәрелешләр, тирән чокырлар, кискен борылышлар аша уздылар һәм мотоциклны максималь тизлеккә җиткерделәр. Юлсызлыкка тиз ориентлаша белү, югары тизлекне саклап калу һәм чыдамлылык җиңүнең хәлиткеч факторы булды.

Чемпионат Татарстан клублары өчен чыгыш ясаучы танылган спортчыларны да кертеп, Киров өлкәсенең, Марий Эл Республикасының, Самара өлкәсенең, Ханты-Мансий автономияле округының һәм Чуваш Республикасының 159 иң яхшы узышчыларын җыйды. Ярышлар берничә категориядә үткәрелде: кече төркем «юниорлар», "Алтын", "Көмеш", "Бронза" класслары һәм «Леди» дисциплинасы.

Оештыру комитеты катнашучыларның дистанцияне узуны даими контрольдә тотуы турында кайгыртты, узышчының килү вакыты теркәлгән һәм ярдәм күрсәтелгән трассада контроль нокталар урнаштырды. Маршрутның катлаулы булуына карамастан, катнашучыларның күбесе җитди һәлакәтләр һәм аварияләрсез узышны уңышлы тәмамлады.

Өч этап нәтиҗәләре буенча һәр класста җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде.

Җиңүчеләр безнең  районнан  да бар. "Көмеш",  класста Байлар  Сабасыннан Рафис Сәлахиев –җиңүче булды. Ул  ярышларның  3 этабында (Биектауда һәм Сабада) барлыгы 271 очко  җыюга ирешкән. Юниорлар  классында Әмирхан Әгъләмҗанов –1нче, Булат Гарипов 2нче  урыннарны   алдылар.

Бу вакыйга Саба районында спорт ярышларын оештыруның югары дәрәҗәсен күрсәтте һәм төбәкнең экстремаль спорт төрләрен үстерү үзәге буларак позициясен ныгытты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев