Ике басу Арташ мәдәният йортының «Фирүзә» агитбригадасы басуда «Беренче буразна» йоласын үткәрде
Яз җитү белән игенчеләрнең басуларга чәчү эшләре башлана. Борынгы заманнарда крестьяннар «Буразна» бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Бу-татар халкының язгы кыр эшләре башлануны символлаштырган йолаларының берсе.
12 май көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының "Фирүзә» агитбригадасы, авыл китапханәсе белән берлектә, сабан бодае чәчү планлаштырылган басу янындагы болында "Беренче буразна" йола бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә "НЫРТЫ" авыл хуҗалыгы предприятиесе баш агрономы Инсаф Мөхәрләмов, Ике басу Арташ авылы имам - хатыйбы Сәлимҗан Кәримов, механизаторлар, хезмәт ветераны катнашты. Сәламләү сүзе белән ДТ - 75 чылбырлы тракторында 40 ел стажы булган ветеран механизатор Рәҗәп Шакиров чыгыш ясады, ул чәчү һәм урып-җыюның һәр сезонында бу кырларны чәчкән, сөргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев