Ике милләт, ике гореф-гадәт, уртак бәхет һәм мәхәббәт
Бер телдә – ун хикмәт, ун телдә – йөз хикмәт, ди халык. Үзеңнең туган телеңнән тыш башка телләрне дә өйрәнү кешене зыялы, укымышлы итә. Шулай да туган телне яхшы белү – иң беренче чиратта. Галимнәр фикеренчә, ана телен яхшы белгән кеше генә башка телләрне яхшылап өйрәнә ала. Бүгенге язма геройлары – Иштуган авылында яшәүче Макаровлар гаиләсе – өч телдә иркен сөйләшә. Мәктәптә – русча, ә өйгә кайткач татарча һәм удмурт телләрендә аралашалар.
Күпмилләтле мәктәп
Анатолий һәм Венера Макаровлар гаиләсе районыбызда күпләргә таныш. Анатолий Владимирович 2010 елдан Иштуган урта мәктәбенә җитәкчелек итә, Венера Илдус кызы әлеге мәктәптә математика фәненнән укыта. Удмурт егете белән татар кызын уртак хезмәт таныштыра. Яшь белгечләр буларак районга эшкә кайткач, укытучылар семинарында таныша алар. Анатолий үзе төп чыгышы белән Кукмара районыннан. Гади эшчеләр гаиләсендә туып үскән. “Миңа 1 яшь тулганчы тимер юл кичүендә яшәдек, минем туган урыным да паспортта “Казарма 901нче чакрым” дип тора. Аннары Иштуганга күчеп килгәнбез”, дип сөйли үзе. Казан университетының география факультетын тәмамлагач, бер ел армиядә хезмәт итә һәм үз авылында эшкә кала. Иштуган мәктәбе –интернациональ мәктәп. Бүгенге көндә биредә 63 бала белем ала. Мәктәпкә Кукмара районының Яңа Комар, Филипповка, Кызыл Чәчәк, Балды Кенә, Каенсар авылларыннан килеп укучылар да бар. Укучыларның 60 проценты татар, 40 процентка якыны удмуртлар, калганын руслар тәшкил итә. Анатолий Макаров 2017 елдан «Татарстан удмуртларының милли-мәдәни автономиясе»нең җирле бүлекчәсенә дә җитәкчелек итә. Бүгенге көндә районыбызда удмурт милләтеннән булган 200гә якын кеше яши. Оешманың төп бурычы – телне, гореф-гадәтләрен саклап калу. Иштуганда инде 30 елга якын эшләп килүче «Тюрагай» удмурт фольклор ансамбле дә шул максат белән оешкан. “Мәктәптә балалар бер-берсе белән күбесенчә рус телендә аралашалар. Әмма бу әле туган телләрен белмиләр дигән сүз түгел. Татар балалары –удмуртча, удмурт балалары татарча яхшы беләләр. Милләткә, дингә бүлеп карау юк”,-ди.

Туган телгә мәхәббәт- гаиләдән килә
Татарлар арасында яшәсәк тә, әти-әни белән гаиләдә гел удмуртча сөйләштек һәм сөйләшәбез, –– Ара-тирә сөйләмгә татарча сүзләр дә кереп китә,–дип дәвам итә Анатолий. Республикада төньяк удмуртлар һәм көньяк удмуртлар бар, аларның тел буенча бераз аермалыклары бар. Көньяк удмуртлар Татарстан белән чиктәш, әйтик, Әгерҗе районына якын авыллар күбрәк татарча сүзләр кушып сөйләшәләр. Мин үзем татарчага балалар бакчасына йөреп өйрәнгәнмен, мәктәптә дә дусларыбыз белән аралашып үстек. Татар теле укытучыларыма рәхмәт, телне өйрәнүдә аларның өлешләре зур булды. Туган телемә килгәндә, безне кечкенәдән үз телеңне, мәдәниятне хөрмәт итәргә кирәк дип үстерделәр. Аннары бу караш нәселдән дә киләдер. Әниемнең әтисе - бабам укытучы иде, әнинең ике бертуган абыйсы да филологлар, удмурт теле белгечләре. Алар телне, мәдәниятебезне саклау буенча зур хезмәт куйган кешеләр. Безгә кечкенә чагыбызда удмуртча китаплар бирәләр, удмурт газеталарын алдырталар иде. Мин үзем дә бу мәсьәләгә бик тирән карыйм. Туган телебезне без дә сакламасак, кулланмасак киләчәк буынга ни калыр? Хәзерге заман балалары мәгълүмат ташкынында яшиләр. Телне ярату дигәнне сеңдерү авыр. Миннән еш кына ничек шулай татарча иркен сөйләшәсез дип сорыйлар. Бәлки бу мәсьәләгә өстән-өстән генә караган булсам, хәзер сезнең белән татарча болай җиңел аралаша алмаган булыр идем,- ди ул.

Дин башка, милләт башка, уйлар, хисләр уртак
Анатолий һәм Венера Макаровларның гаилә корып яши башлаганнарына 14 ел булган. “Мин үзем Саба районында удмуртлар яшәгәнен дә белми идем. Иштуганда да булганым юк иде. Әйткәнебезчә, без мөгаллимнәр семинарында таныштык. Аннары социаль челтәрләр аша аралашуыбызны дәвам иттек. Милләттә, диндә аермалык булгач, тормыш иткәндә каршылыклар килеп чыкмас микән дигән уйлар кергәләде инде башта. Әмма бер-беребезгә тартылу хисе, мәхәббәт дигәнең көчлерәк булып чыкты. Ике ел очрашып йөргәннән соң, әти-әниләрнең хәер-фатыйхасы белән өйләнешергә карар кылдык. Удмурт гаиләсенә килен булып килгәч, мине беренче көннән үк якты йөз белән кабул иттеләр. Өлкәннәр белән төп нигездә 13 ел дус-тату гомер иттек. Мин килгәнче гаиләдә удмуртча гына сөйләшкәннәр, бергә тора башлагач, миңа хөрмәт йөзеннән татарча аралашуга күчтеләр. Мин үзем дә әкрен генә удмурт телен үзләштерә башладым. Әткәй-әнкәйнең тормыш иткәндә, балалар үстергәндә ярдәмнәре зур булды. Бер ел элек башка чыктык. Дәүләт безгә 80/20 программасы белән йорт төзеп бирде. Аллаһка шөкер, дус тату яшибез. Гаиләбездә өч кызыбыз - Алисә, Лилия, Эльза үсеп килә. Аларны ике милләт, ике динне хөрмәт итеп, яратып, ике якны да тигез күреп тормыш итәргә кирәк дип тәрбиялибез”, - ди Венера ханым. Алисә белән Лилия мәктәптә яхшы укыйлар, кул эшләре түгәрәкләренә йөриләр, әти-әниләренә йорт эшләрендә дә зур ярдәмче алар. Эльза әле балалар бакчасына йөри. Гаилә бергә төрле шәһәрләргә, истәлекле урыннарга сәяхәт кылырга ярата, христиан һәм мөселман дине бәйрәмнәрен билгеләп үтә, Венера кызларына милли ашлар әзерләргә өйрәтә.

Макаровларның күптән түгел тормышларында тагын бер истәлекле вакыйга булды – «Гаилә аҗаганы» республика проектының региональ этабында район данын яклап катнаштылар. Ярышларда автоматны сүтеп-җыюда, беренче ярдәм күрсәтүдә һәм төрле спорт киртәләрен үтүдә көч сынашканнар. Иҗади бәйгедә исә кулдан ясалган танк макетын тәкъдим иткәннәр. Чарада Республика Рәисе Рөстәм Нургали улы Макаровлар белән якыннан аралашып барлык якташларга – Саба районы халкына зур сәламнәрен җиткергән.
Ике милләт, ике гореф-гадәт, уртак бәхет һәм мәхәббәт. Макаровлар мисалында гаилә бәхетенең чын асылын аңлыйсың. Ул үзара хөрмәт, игелек, бер-береңә юл куя белү һәм, әлбәттә, үткәннәрне барлап, нәсел тамырларын саклап яшәүдә чагыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев