Икмәк бәйрәме
Район яңалыклары

Икмәк бәйрәме

20 октябрь көнне Керәнне авылы клубында "Икмәк-тормыш нигезе" исемле икмәк бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә уеннар, конкурслар концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды. Кичәне алып баручы ипинең килеп чыгу тарихы , ипи җитештерүнең авыр хезмәт икәне турында сөйләде.

Аннары бәйрәмдә катнашучылар икмәк турындагы викторина сорауларына җавап тапты, мәкальләр әйтелде, ипи белән бәйле профессияләрне санадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев