Иләбәрдә милли көрәш буенча Айсаф Галиев истәлегенә ачык турнир үткәрелә
Ярыш 25 июль көнне Иләбәр авылының Сабантуй мәйданында үтәчәк.
.jpg)
“Көрәш” буенча өлкәннәр арасында
Айсаф Айдар улы Галиев истәлегенә ачык турнир үткәрү турында
нигезләмә “Милләтеңнең якты кояшы син”
1.Максат һәм бурычлар:
- Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы, полиция капитаны А.А. Галиев исемен мәңгеләштерү;
- яшьләр арасында милли көрәшне популярлаштыру;
- көрәшчеләрнең спорт осталыгын арттыру;
- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
2. Үткәрү вакыты һәм урыны
Ярыш 2026 елның 25 июлендә Иләбәр авылының Сабантуй мәйданында үтәчәк.
3.Ярыш программасы
25 нчы июль
09.00-09.45 - Катнашучыларны үлчәү һәм шобага салу;
09.45-10.00 - Команда вәкилләренең һәм судьяларның киңәшмәсе;
10.00-10.20 - Ярышларның ачылышы.
4. Үткәрү шартлары һәм ярышларда катнашучылар
Шәхси ярыш. Ярышлар РФ, ТР һәм ТР СМ Федерацияләре тарафыннан расланган көрәш кагыйдәләре буенча уздырыла.
Авырлык категорияләре, эчке эшләр булегендә хезмәт куючылар һәм ветераннары арасында: 80, 80 кг. югары (Татарстан буенча).
Авырлык категорияләре, өлкәннәр арасында 2010 елгы һәм аннан өлкәнрәк көрәшчеләр кертелә: 70, 80, 90, 100, 120, 120 кг. югары.
Катнашучыларның һәм судьяларның үзләре белән паспортлары, ПСС, ИНН булырга тиеш.
Ярышларда Арча, Кукмара, Теләче, Балтач, Мамадыш, Саба районнарыннан егетләр катнаша ала.
5. Ярышны үткәрү җитәкчелеге
Гомуми җитәкчелек тарафыннан ярышлар Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Саба муниципаль районының «Яшьлек» яшьләр үзәге һәм МБУ «Спорт комплексы» дирекциясе тарафыннан уздырыла.
Баш судья итеп Биктимеров Ленар Шахинурович улы билгеләнә. 89372822519.
6. Бүләкләү.
1, 2, 3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар, акчалата призлар һәм медальләр белән бүләкләнә.
7.Чыгымнар
Катнашучыларның командировкага җибәрү чыгымнарын ярышка җибәрүче оешмалар үзләре каплый.
Судьялар эшенә түләү чыгымнары, бүләкләү Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының МБУ “Спорт комплексы” исәбеннән башкарыла.
8.Гаризалар
Катнашучыларның табиб (яки фельдшер) тарафыннан таныкланган гаризалары, ярышлар башланыр алдыннан, судьялар коллегиясенә бирелә.
Әлеге нигезләмә ярышларга рәсми чакыру булып тора.
Белешмәләр өчен телефон: 2-45-89
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев