Илнур Котдусов: Район эшмәкәрләре эшчәнлекләрен зур тырышлык һәм югары нәтиҗә белән алып баралар
26 майда Россия эшмәкәрләре көнен билгеләп үтәбез.
Әлеге бәйрәм районыбызның 362 кече һәм урта предприятие җитәкчеләре һәм коллективларын, 700дән артык шәхси эшмәкәр һәм 2800дән артык үзмәшгульне берләштерә. Сәнәгать өлкәләренә килгәндә, эшмәкәрлекнең иң зур тармагын крестьян-фермер хуҗалыклары тәшкил итә. Алар үзләренең яраткан шөгыльләре белән фидакарь эшчәнлек алып баралар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Эшмәкәрлекне үстерү максатыннан республикада шактый программалар эшләп килә, махсус сәнәгать мәйданчыклары булдырыла. 2024 елда ТР Сәнәгать министрлыгы аша күрсәтелгән дәүләт ярдәме программаларыннан 22 эшмәкәр файдаланды. Аның гомуми күләме 92 миллион сумны тәшкил итә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша районыбызның бер крестьян-фермер хуҗалыгы җиләк үстерү буенча грантка ия булды. „Умырзая” кулланучылар кооперативы итне тирән эшкәртү цехын булдыруга һәм “Даминик” кооперативы ит эшкәртеп консервлар әзерләү цехын оештырырга хөкүмәт ярдәме алды. Данир Әхәтов савым роботлары белән эшли торган 130 башка исәпләнгән заманча фермасын төзеп сафка бастырды. Кыскасы, эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә күпкырлы дәүләт ярдәмнәре: төрле грантлар, микрозаемнар, лизинг продуктлары, кооперативлар өчен субсидияләр алырга була. Саба сәнәгать паркында да барлык инженер коммуникацияләренә бушлай кушылу каралган, җирне өч елга түләүсез арендага бирү, район һәм региональ салымнардан ташламалар, электр энергиясенә 40 процентка түбәнрәк бәя – болар барысы да эшмәкәрләргә, урта һәм кече бизнес вәкилләренә эшчәнлекләрендә уңайлы шартлар тудыра. Район хакимияте авыл җирлекләре белән берлектә, эшмәкәрлекнең үсүенә мөмкинлекләр булдыру максатыннан, территорияләрне планлаштыру документларына үзвакытында үзгәрешләр кертергә тырыша. Бу процесслар эшмәкәрләр белән ачык әңгәмә нигезендә алып барыла, барлык район программалары да аларның теләкләрен исәпкә алып башкарыла.
Район эшмәкәрләре эшчәнлекләрен зур тырышлык һәм югары нәтиҗә белән алып баралар. Күпләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга үзләренең ярдәмнәрен күрсәтәләр. Бүгенге көндә аларның куйган фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бергә кулга-кул тотышып эшләсәк, районыбызда урта һәм кече бизнес тотрыклы үсешен дәвам итәр дип уйлыйм. Нәтиҗәдә районыбыз халкының тормыш дәрәҗәсен тагын да сыйфатлырак тәэмин итәрбез дип ышанам.
Бәйрәм уңаеннан районыбыз эшмәкәрләренә ихтыяр көче һәм сәламәтлек, имин тормыш теләп калам.
Илнур Котдусов,
башкарма комитет җитәкчесенең инвестицияле үсеш һәм эшмәкәрлеккә булышлык итү буенча урынбасары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев