Имзасын салган, гаебен таныган
Суд залыннан
Юл-патруль хезмәте инспекторлары агымдагы елның 9 февралендә 19 сәгать 14 минутта Олы Кибәче авылында “ЛАДА” автомобилен туктаталар. Йөртүче – 1959 елгы Р.Мөхәммәтшинда исереклек билгеләре булу – авыздан алкоголь исе килү, бит тиресенең төсе кискен үзгәрүе сәбәпле, аңа карата транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерү турында беркетмә төзелә. Моны техник үлчәү чарасы да раслый. Алкотектор приборы Р.Мөхәмәтшин сулап чыгарган һавада 1,053 миллиграм/литр контрациясендә этил спирты барлыгын ачыклый. Актта аның тикшерү нәтиҗәләре белән килешүе турында үз кулы белән куелган имзасы бар.
Җәмәгать судьясы аңа карата 1,6 елга автомобиль йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды. Карар үз көченә керде.
Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев