«Иң ягымлы, иң сөйкемле син ул, Әнием!»
Әни… Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме җылылык! Һәр бала өчен иң кадерле кеше ул - Әни! Әнинең йомшак куллары кагылуга, бөтен кайгылар югала. Ә ,,Балам” дип аркадан сыйпаса, гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре шундый татлы, җылы.
Район китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында, Әниләр көне уңаеннан Саба урта мәктәбенең 2"б" сыйныфында укучылар "Иң ягымлы, иң сөйкемле - Син ул, Әнием!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырды. Чара мәктәп директоры Данис Яруллинның котлавы һәм "Әни – иң бөек кеше" шигырен сөйләү белән башланып китте. Әниләр "Сүзсез сәхнә", "Кем җитез", "Кызым-йолдызым" һәм башка кызыклы уен биремнәрдә актив, бердәм катнаштылар. Ә кызлар һәр бирем арасында иң якын кешеләренә багышлап шигырь сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Якташыбыз Илфар Каримов, татар эстрадасы артистлары Илнат Фәрхуллин, Филүс Каһиров бәйрәм белән котлап, теләкләрен видеоэлемтә аша җиткерделәр. Шулай ук бәйрәм белән котлап Шәүкәт Биктимеров исемендәге Саба мәдәният йорты директоры Альберт Гүзәлов җыр башкарып, һәр әнигә ак розалар бүләк итте.
Сыйныф җитәкчесе Гөлназ Галихуҗина әниләрне бәйрәм белән котлап фотолардан видеокотлау әзерләгән иде. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова котлау, теләкләрен җиткерде һәм кызлар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
Илсөяр Шакирҗанова, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев