Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Инспектор – аграр көллияттә

“Студентлар десанты” Бөтенроссия акциясе кысала­рында Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспекторы, полиция майоры Миләүшә Котдусова Саба аграр көллияте студентлары белән очрашты.

Ике группадан 42 егет катнашкан  чара гыйнварда билгеләп  үтелүче Россия  студентлары  көненә багышланды.  Аграр көллияттә махсус  урта  белем алучыларга эчке эшләр органнарына хезмәткә  керү кагыйдәләре, хезмәткәрләргә һәм аларның  гаиләләренә  каралган   социаль  яклау чаралары, компенсацияләр, гарантияләр  турында  мәгълүмат бирелде. Казан  юридик институтына  укырга  керү тәртипләре  аңлатылды.  Студентлар инспектор чыгышын игътибар белән тыңладылар. Алга таба югары белем  алуны  дәвам иткәндә  юристлыкка  уку,  хәрби бурычны үтәгәннән соң полициягә эшкә  керү  мөмкинлеге турында  уйлаячакларын  әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев