Җиңү парадында шәмәрдәнлеләргә 150 грамм блокада икмәге өләштеләр
1287
0
Бүген Шәмәрдәннең Җиңү паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг үткәрелде
Бүген Шәмәрдәннең Җиңү паркында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы парад-митинг үткәрелде. Башта оешма-учреждениеләр коллективлары Җиңү аллеясына агачлар утырттылар. Бәйрәм чарасы оешма-предприятиеләр, учреждениеләр парадыннан башланды. Котлау сүзләре белән Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев чыгыш ясады. Бу җирлектән сугышка 600гә якын кеше китә, аларның 250се мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Алар Җиңү паркындагы стелада мәңгеләштерелгән.
Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә, елдагыча, бик тә эчтәлекле әдәби-музыкаль театральләштерелгән чыгыш әзерләгәннәр иде. Тамашачылар тимер юл вокзалыннан ирләрен яуга озатканда балаларын кочаклаган аналарның өзгәләнүләре, концлагерьларда әсирләрнең тилмерүе, бомба шартлаулардан гөнаһсыз сабыйларның кырылуы күренешләрен күз яшьләре белән карадылар. Ленинград блокадасының коточкыч дәлиле Таня Савичеваның көндәлегеннән юллар да һәркемне тетрәндерде. Анда сүзләр бик аз, ләкин аларның һәрберсе җанга үтеп керә. Агач оны һәм сыгынты, ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, он тузаныннан пешерелгән 150 грамм блокада икмәген хәзерге буын күз алдына да китерә алмый. Ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. Театральләштерелгән күренеш 150 грамм икмәкне бәйрәмдә катнашучыларга өләшү белән төгәлләнде..
Совет сугышчыларының якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Митинг Бөек Ватан сугышы Геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев