Йөзьяшәрләрдә кунакта
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район башлыгы Рәис Миңнеханов районыбызның иң өлкән кешеләре – Байлар Сабасында яшәүче 100 яшьлек Тәкмилә Шәфигулла кызы Халикова һәм Мәнзума Әлмөхәммәт кызы Хуҗина янында булып, өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, хәл-әхвәлләрен белеште.
Бер гасыр гомер кичкән тыл ветераннарының икесен дә ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш афәте китергән михнәтләр, илгә килгән авырлыкны үз иңнәре белән күтәрү берләштерә. Алар кичергәннәр бүген куркыныч төш кебек кенә тоелса да, әбекәйләр хәтеренә җуелмас булып уелганнар.
Сабабаш авылында туып-үскән Тәкмилә апа 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң хезмәткә керешә: умарталыкта, аннары амбарда учетчик, сөт җыючы булып эшли.
“Бүгенге тормышыма Аллаһыга мең шөкер. Элек күргән җәфаларның бүген рәхәтен тоеп утырам. Исәпләсәң исең китәрлек эшләр башкарганбыз. Мондый рәхәтләр була ала торгандыр дип тә, 100 яшемә җитәрмен дип уема да килеп карамады. Мин гомер буе ат җигеп, ир-атлар урынына йөрдем. Элек сөт заданиесы бар иде. Сабага ат белән сөт ташыдым. Атлар күтәрәмгә калгач, нәсел айгырларын җигә идем. Урман кискәндә ике тапкыр агач астында калдым, гомерем бетмәгәч, исән калдым”, – дип үткәннәрен искә төшерә Тәкмилә әби.
Яшьли тол калып, дүрт бала тәрбияләп үстергән мөхтәрәм ана бүген кызы Люция гаиләсе тәрбиясендә яши. Балаларына, тугыз оныгына, ун оныкчыгына да хәер-дога кылып, өйнең нуры, тормышның яме булып гомер кичерә.
“Әни бүген дә эшсез утыра алмый. Ямау салу, кул эшләрен әле дә яратып башкара. Кибеттән яңа күлмәк алып кайтасың икән, барыбер бер килеп бетмәгән җирен табып, үзенчә тегеп куя. Гомер буе тегүче булды, без әни теккән күлмәкләрне киеп үстек. Дини китаплар, газеталар укырга ярата. Төнге сәгать 1гә кадәр укый”, – ди Люция ханым.
Мәнзума Хуҗина да үзен Өлкәннәр көне белән котларга килгән районыбыз җитәкчеләрен бик тә рәхмәтле булып каршы алды. Байлар Сабасында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килгән кыз Саба мәктәбендә 8 сыйныф белем алгач, Халык судында сәркатип булып эшли. Мәнзума Әлмөхәммәт кызының калган бөтен гомере район мәгариф бүлеге белән бәйләнгән. 1954 елдан лаеклы ялга чыкканчы, район мәгариф бүлегендә икътисадчы һәм профсоюз комитеты бухгалтеры вазифасын башкара. Лаеклы ялга чыккач та 12 ел яраткан эшен дәвам итә ул. Элекке хезмәттәшләре гадел, ярдәмчел, төгәл, тәвәккәл, тирән белемле, зур оештыру сәләтенә ия булган Мәнзума Әлмөхәммәт кызын бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар. Ул бертуган апасының кызлары Зарема һәм Земфира апалар тәрбиясендә яши.
“Быел районыбызда дүрт кешегә 100 яшь тула. Сез февраль аенда башлап җибәргән булсагыз, август аенда Тәкмилә апа Халикова бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылады. Ел ахырына кадәр тагын ике өлкән райондашыбызга 100 яшь тулачак. Бу бик куанычлы. Районыбыз үсеше өчен куйган зур хезмәтләрегез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә безне куандырып яшәргә язсын”, – диде өлкәннәрне тәбрикләп район башлыгы Рәис Миңнеханов.
Гасыр кичкән өлкәннәребезне шулай ук вакытлыча башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров, “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиесенең Килдебәк бригадасы җ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев