Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай» лагере базасында профиль сменасы ачылды
Җәй - каникуллар һәм ял чоры
1 июнь көнне Иске Икшермә авылында урнашкан «Кояшкай» лагере базасында профиль сменасы ачылды. Лагерьның беренче көне очрашу, танышуга багышланган иде. Балалар вожатыйлар белән таныштылар, территорияне өйрәнделәр һәм эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштылар.
Куркынычсызлык-безнең төп өстенлегебез! Шуңа күрә смена башында балалар өчен янгын куркынычсызлыгы буенча җентекле инструктаж Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Галимуллин Айнур Рифкать улы тарафыннан үткәрелде. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен шулай ук пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктаж сәгате узды.
Программада балаларны бай программа көтә:
– тематик дәресләр
– спорт ярышлары
– иҗади мастер-класслар
- күңелле уеннар һәм конкурслар
Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» милли проектының максатында оештырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев