«Иске подшивка» (“Җиңү байрагы” газетасы битәреннән)
60 ел элек район газетасы ниләр язган?
Тормыш гел матурая
“Үзәк” колхозы идарәсе колхозчыларның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күтәрү өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Узган елның октябреннән алып, хәзерге көнгә кадәр сәүдә оешмалары аша 44 кешегә кредит бирелде. Кредиттан файдаланып, тракторчылар Р.Сәүбәнов, С. Әхтәмов һәм шофер Х.Нургалиев мотоцикл алдылар. Сыер савучы Г. Заһитова, умартачы Ф. Динмөхәммәтов, бакчачы Х.Шәфигуллин тегү машиналы булдылар. 17 кеше велосипедта йөрү бәхетенә иреште, 11 кеше кыйммәтле пальто һәм костюм киеп җибәрделәр.
Бу эштә Яңа Мичән сельпосы председателе иптәш Гыйззәтовның да хезмәте зур. Ул колхозчыларның заказларын вакытында үтәргә, кирәкле товарларны тизрәк кайтартырга тырыша.
Колхозчыларга яңа йорт салу өчен дә зур ярдәм күрсәтелә. 18 хуҗалыкка дәүләт банкыннан озак сроклы ссуда алып бирелде. Алар арасында тракторчы Хәннан Галимов, Нәби Вәлиев, Камил Фатыйхлов, Һадим Хәкимов, терлекчелек эшчеләре Гөлнәзимә Нуриева, Җәмилә Шәйдуллина, Гөлҗамал Галимова һәм башкалар бар. Бу хуҗалыклар барысы да Бөек Октябрьнең 48 еллык бәйрәмен яңа йортта үткәрәчәкләр. Колхоз идарәсе семьясы ишле гаиләләргә акчалата һәм натуралата ярдәм дә күрсәтә.
Июль аенда колхозның пионер лагеренда 25 бала ял итте.
Миңнегали Рәхмәтуллин.
250 центнер бәрәңге
Мамалай авылында эштә уңган алтын куллы кешеләр яши. Һәр елны шушы бригада кырларында кукуруз урман булып үсә. Бөртеклеләрдән яхшы уңыш алынуы да бригада членнарының тырышлыгы нәтиҗәсе. Мамалайлы дусларның быел да мактанырлык эшләре бар. Алар озак тик үлән генә хөкем сөргән болынга бәрәңге утыртып карарга булдылар. Тракторчы Н.Әхмәтгалиев участокны җиренә җиткереп эшкәртте. Соңыннан җиргә ашлама кертелде һәм 35 гектарга бәрәңге утыртылды. Рәт араларын эшкәртү механизатор М.Сабиров иптәшкә тапшырыла. Ул эшкәрткән җирдә чүп үләннәренә яшәү мөмкинлеге калмый. Басуда карасу-яшел сабакларын чайкалдырып бәрәңге үсә. “Чебиләрне көз көне саныйлар”, – ди халык. Дөрестән дә, шулай. Участокта бәрәңге күкрәп уңган. “Һәр гектардан 250 центнер бит”, – диләр колхозчылар шатланып.
Рәфыйк Шәрифуллин.
“Беренче май” колхозы.
Әрсез үсемлек
”Үзәк” колхозында 0,6 гектарда безнең җирләр өчен ят культура – куузику утыртылган иде. Ул әйбәт тишелде. Сирәкләп, черемә белән тукландыргач, күзгә күренеп үсеп китте. Куузикуның һәркайсы гөл чүлмәге хәтле булды. “Бик әрсез үсемлек икән”, – диләр кохозчылар аның турында.
Х.Шәфигуллин.
Көләч йөзле, яхшы сүзле
“Һәр эшне намус белән башкара, биредә дә сынатмас”, – диделәр Асия Хәнәфиеваны кибет мөдире итеп сайлаганда.
Моннан соң инде күп еллар үтте. Асия халык ышанычын аклады. Ул пайчыларны көнкүреш товарлары белән тәэмин итүдә зур тырышлык күрсәтә. Товарлар ассортименты бай. Магазинда кирәкле товарлар булмаганда заявка белән кайтарта.
Халыкка ихтирамлы Асия Хәнәфиеваны сатып алучылар һәрвакыт хөрмәтлиләр.
Х.Монасипова.
“Җиңү байрагы”, 15 июль, 7 октябрь 1960 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев