Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иштуган мәктәбе 30 еллык юбилеен билгеләп үтте

Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбендә юбилей уңаеннан зур бәйрәм чарасы узды.

Мәктәп юбилее кысаларында мәктәп укучылары һәм укытучылары көче белән концерт программасы әзерләнде. Концерт барышында сәхнәдә балачак шәмнәрен (мәктәп ачылганнан бирле белем иле буйлап балаларны алып баручы башлангыч сыйныф укытучысы А.М.Низамиева кабызды), зирәклекне (30 ел дәвамында мәктәп белән идарә иткән директорларны кабыздылар: Иванов Р.Ф., Хуҗина В.И., Гыйльманов Р.Р., Макаров А.В.), хөрмәт (кунак: Иштуган авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М.), хәтер (укытучы-ветераннар: Ильин П.И., Степнова Г.Х., Маркелов П.П., Сабирова Г.С.), дуслык (мәктәпнең беренче чыгарылышын кабызган – 1993 елгы чыгарылыш), Ышаныч ( яшь укытучылар Архипова А.В., Тихонова Р.Р., Әхмәтов Й.А.). Бәйрәм концерты юбилей торты чыгару белән тәмамланды. Юбилей шәмнәрен кабызу хокукын быел 30 яшьлек юбилеен билгеләп үткән педагогларга башлангыч сыйныфлар укытучысы Ф.Ф.Галиева һәм информатика укытучысы Т.Ю.Борһановка бирелде.

 Концертны алып баручы, педагог-оештыручы М.А.Танасева сүзләренчә, бердәмлек, эшне төгәл оештыру осталыгы болар барысы да мәктәп эшенең сыйфатын тәэмин итә. Мәктәпнең уңышлары һәм казанышлары укытучыларның бетмәс энергиясе белән бәйле, ә коллектив уртак эшкә хезмәт итүнең бердәм рухы белән берләшкән профессионалларның иң якты чагылышы булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев