Иштуганда “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе, “Жемчужина Татарстана” конкурсы җиңүчесе, волонтер Регина Иванованы искә алдылар
Чарада Регинаның әтисе, туганнары, сыйныфташлары, укытучылары, авыл халкы катнашты.
Иштуган урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Иман нуры” мәчетенең хәйрия фонды җитәкчесе, “Жемчужина Татарстана” конкурсы җиңүчесе, волонтер, блогер, Иштуган җирлегендә туып-үсеп, белем алган Регина Иванованы искә алдылар. Чарада Регинаның әтисе, туганнары, сыйныфташлары, укытучылары, авыл халкы катнашты. Фойеда Регина Рафаэль кызының мәктәп елларына, волонтерлык эшчәнлегенә, конкурсларына багышланган күргәзмә эшләде. Килгән кунаклар, укытучылар, укучылар белән “Фәрештә” образын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Регина турында булган истәлекләр концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәдә мәктәп коллективы, укучылар актив катнашты. «Балаларыбыз Регина кебек изгелек кылырга омтылучылар, волонтерлык эшен дәвам итүчеләр булырлар, - дип ышанабыз»,- диләр оештыручылар.
Фото https://www.tatar-inform.ru/images/uploads/cdc525885a802ee14860f8ab4cea4fa8.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев