Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары әзерлек режимында

Шәмәрдәндәге Арча, Саба, Кукмара, Балтач һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтүче 4нче зона эзләү-коткару отряды эшен 2008 елның 3 декабреннән башлый. Шуннан бирле хәтәр хезмәт башкаручылар 500дән артык кеше гомерен саклап кала алдылар.

Юл-транспорт вакыйгасымы, янгынмы, су басамы, урманда адашалармы, елгада-күлдә коенганда, балык тотканда бәлагә тарыйлармы – беренчеләрдән булып алар ярдәмгә килә. “Коллектив 24 коткаручыны берләштерә, эш 4 сменада, ягъни тәүлек буе алып барыла. Отряд үзенә йөкләнгән бурычны үтәү өчен барлык техник чаралар, җиһазлар, махсус  киемнәр белән тәэмин ителгән. Быел авария-коткару эшләре өчен бер тонна йөк күтәрешле, тулы комплектлы “Соболь” машинасы, суда 8 сәгать туңмыйча торуга исәпләнгән 3 гидрокостюм кайтты, “УАЗ” автомобиле водолазлар өчен көйләнгән, шулай ук 2 кар чанасы бар. Барысы да алар белән оператив эш итү осталыгына ия. Отряд быел үзе хезмәт күрсәткән зонада 79 эзләү-коткару эшләре алып барды. Шуның 51е Саба районында башкарылды һәм 36 кеше  коткарылды. Кызганычка каршы, Миңгәр  күлендә баткан бер егетнең үле гәүдәсен генә эзләп алдык. Суда батучыны шул минутта янында булганда гына коткарып калырга мөмкин. Шуңа да балык тотуда кышкы сезон башлануга, бер бригада Алексеевск янында Кама елгасында боз калынайганчы командировкада була. Язга таба тагын шушы хәл кабатлана. Меңләгән балыкчылар тормышы сагында торабыз. Хәзер коткаручыларны ничек чакырасын  һәркем белә, ишек йозагы ачылмаса да, авыруны носилка белән фатирлардан алып чыгарга кирәк булганда да безгә хәбәр итәләр. Һәр чакыруга вакытында барып җитәргә тырышабыз”,– ди отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин. 

Кешеләрнең генә түгел, башка җан ияләренең гомере өчен дә көрәшә коткаручылар. Отрядта 2008 елдан эшләүче Рәшит Батыршин сөйли: “Явлаштауда булган хәл. Бүгенге кебек декабрь ае. Бер хуҗалыкта канализация коесы казып куйганнар, боҗраларын төшерергә өлгермәгәннәр. Бакча ягыннан бер ат кергән дә, чокырга төшеп киткән. Безгә хәбәр килде. Чокыр 3-3,5 метр тирәнлектә булыр. Атны манипулятор чакыртып  чыгардык, бер җире дә җәрәхәтләнмәде. Тагын бер шундый хәл Шәмәрдәндә булды. Элекке сыра заводының 4,5-5 метр тирәнлектәге ташландык чистарту корылмасына поши баласы төшә һәм чыга алмый. Моны егерь күргән дә, безгә хәбәр итте. Чокыр тирәли анасы чабулый, коткаручыларга баласы янына якын килергә ирек бирми. Ничек кирәк, алай якындагы нигездән таш-кирпеч ташып тутыра торгач, чокырда поши баласы үз көче белән чыгарлык баскыч сыман нәрсә барлыкка килде. Поши, баласын ияртеп, урманга кереп югалды”.

Әлеге ике очрак та Рәшит Батыршин сменадашлары Рәис Хәлиуллин, Айрат Гатауллин, әтиле-уллы Фаил һәм Рафил Сабирҗановлар белән кизү торганда булган. Гөмбә җыйганда адашучыларның да эзләренә төш­кәннәр. “Гадәттән тыш хәлләрдә, әл­бәттә, һәр смена да үз бурычын үти. Хәбәр булуга, чакыру урынына оператив рәвештә чыгып китә. Дислокация урыны иркен, физик әзерлек күнегүләре өчен аерым бүлмәләре, сауна бар. Отряд Шәмәрдәндә үткәрелгән спорт чараларында призерлар булабыз. Быел футболда 3нче урынны алдык. Шәмәрдәндә юлда фаҗигале рәвештә 30 яшендә гомере өзелгән коткаручы Рөстәм Шәрәфиев истәлегенә волейбол ярышлары да традициягә керде”, – ди җитәкче.

Яңа ел бәйрәмнәрендә отряд һәр­ва­кыттагыча көчәйтелгән режимда эш­ли. Әмма коткаручыларга хәвефле хә­бәрләр килмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев