Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары көчәнеш астында

Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, суыткыч, вай-фай, компьютер, көнкүреш техникасы да эшләми, караңгыда калган кечкенә балалар куркып әниләренә сыена. Әмма бу хәл озак дәвам итми, гөлт итеп лампочкалар кабына, рәхәт булып китә.

Күңелдә энергетикларга  их­ти­рам  хисе  уяна. Югыйсә ба­­рысы  да тәртип  чакта без  алар­ның барлыгын да бел­ми­­без. Ел ахырында,  көн­нең иң  кыска  вакытында тор­мы­шыбыз­ны якты, уңайлы итүче һөнәр ияләрен искә  алуга бер сәбәп – Энергетиклар көне. Шул  уңайдан газета  укучыларны  икътисадның мөһим тармагы  эшчәнлеге белән таныштырырга булдык.

– Без “Челтәр компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте “Ала­буга электр челтәрләре” филиалының структур подразделениесе булып торабыз. Саба һәм Теләче районнарында югары һәм  түбән  көчәнешле 1723  километр  озынлыктагы җир асты, һава линияләрен эксплуатациялибез. Безнең карамакта 10/0,4 киловольтлы 717  комплектлы трансформатор пункты,  9 яр­дәмче  станция бар, аларга 800гә  якын юридик, 18 меңнән артык шәхси  абонент тоташтырылган. Барысы 83 эшче-хезмәткәрне берләштергән коллективның бурычы – кулланучыларны  сыйфатлы  электр  энергиясе белән тоткарсыз  тәэмин итү һәм яңа  объектларны  челтәргә вакытында технологик тоташтыру. Уртак тырышлык белән линияләрдәге аварияле очраклар оператив рәвештә бетерелә, кулланучыларга бирү вакытында электр энергиясен югалтуларны киметүгә ирешелә, – дип сөйләде безгә район  электр  челтәре начальнигы  Рөстәм Шөгаеп  улы  Якупов.

  Шул максаттан  челтәргә даими техник хезмәт күрсәтүләр үткәрелә, ремонт алып  барыла. Быел Шәмәрдәндә 10 миллион сумлык күләмле эш башкарылган.  Электр линияләре  алыштырылган, техник  җиһазлар  ремонтланган. Зур объектлардан Миңгәр  янындагы “СПА” һәм  Түбән Шытсу-Елыш  авыллары  арасындагы  “Сабино” җәмгыяте теплица комплексларына ут кертелгән. Тулаем алганда, технологик тоташтырулар үткәрелгән йортлар-биналар саны 130дан арткан. Аларда 14 миллион сумлык эш башкарылган. Технологик җиһазларга  7 миллион  сумлык техник  хезмәт  күрсәтелгән.   Соңгы вакытта “Челтәр компаниясе” җәмгыятендә электр хуҗалыгын үстерү буенча комплекслы чаралар гамәлгә ашырыла. Кулланучыларны ут­ны сүндермичә генә ремонтлау-торгызу эш­лә­рен үткәрүне тәэ­мин итә торган көчәнеш астында алып барылырга мөмкин яңа технологияләр гамәлгә кертелде. Районыбыз энергетиклары әлеге  алымны беренчеләрдән булып үзләштерделәр һәм  ул эштә нәтиҗәле  кулланыла.

Елга  меңгә  якын  токны  аермыйча линиягә тоташтырулар  үткәрелә.

Баштарак 0,4 киловольтлы ут чыбыклары буенча  торак пунктларда эшләсәләр, быел  югары көчәнешле электр линияләренә күчкәннәр. Оешмага моның өчен  махсус изоляцияле техника  кайткан. Көчәнеш астында эшләү кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең сыйфатын арттыра һәм оешманың үзе өчен дә икътисадый яктан отышлы.

Гомумән, хәзерге  вакытта электр ышанычлы һәм тотрыклы энергия чыганагы булып  санала. Шулай да табигать стихияләре кайвакыт  кешеләрне  авылы белән утсыз  калдырырга мөмкин икәнлеген онытмыйк. Ноябрь аенда шундый хәл Чүпрәле районында  булды. Бозлы яңгыр 300дән  артык  электр баганасын аударды. Районга бөтен республика, шул исәптән Саба энергетиклары да ярдәмгә килде. Бер бригадалары әле дә Чүпрәледә эшли.

“Энергетикларыбыз кайда да сыната торганнардан түгелләр. Күбесе 10-32 еллык тәҗрибәгә ия,  җаваплылыкны яхшы аңлыйлар. Быел нәтиҗәле хезмәтләре  өчен машина   йөртүче  Азат Хисамов, Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы, Мичән зонасы  мастеры Евгений  Кузьмин, баш инженер Расих Сабиров, электромонтерлар Әнис Газизов, Расил  Заһидуллин, машина   йөртүчеләр Айрат Латипов, Данис  Хаҗинуров “Челтәр”  компаниясенең  Мактау грамоталары белән   бүләкләнәчәкләр. Электромонтер Васил Хәбибрахманов, компьютер операторы Рамил Баһавиев Саба  муниципаль районы  башлыгының  Рәхмәт хатына тәкъдим ителделәр.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан энер­гетикларны елны  уңышлы  тө­гәлләвебез белән котлыйм.   Хез­мәт­тәшләремнең  барысына да  уңышлар, нык сәламәтлек, барлык хыял­ларыгызның тормышка ашуын телим. Энергетика тармагы ве­тераннарына аерым ихтирам сүзләрен җиткерәм. Яшь буын энергетиклар аларның традициясен лаеклы дәвам итә. Ә район халкына  Яңа елны тыныч  күңел  белән,  якты  янган  электр утлары яктысында   каршыларга һәм үткәрергә насыйп булсын”,– ди җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев