Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Шәтсу мәдәният йортында иң сөйкемле,тәвәккәл һәм сәләтле гаиләләрне барладылар

Мәдәният йортында «Гаилә - ил терәге» бәйгесенең җирлек этабы булып узды.

11 май көнне Югары Шытсу мәдәният йортында "Гаилә - ил терәге" бәйгесенең җирлек этабы булып узды. Әлеге бәйгедә Югары Шытсу авылыннан Мәүлетовлар, Һидиятуллинар, Түбән Шытсу авылыннан Шакировлар һәм Фәләхетдиновлар гаиләсе катнашты. Бәйге өч турдан торды. Беренче турда гаиләләр үзләре белән таныштырды, икенче турда әтиләр бала төрү ярышында көч сынаштылар, әни кешеләр исә токмач кисүдә осталыкларын күрсәттеләр. Өченче турда гаиләләр тарафыннан иҗади чыгышлар тәкъдим ителде. Бәйге нәтиҗәләрен жюри әгъзалары түбәндәгечә игълан итте: Фәлахетдиновалар- иң сөйкемле гаилә, Шакировалар- иң тәвәккәл, Мәүлетовлар иң иҗади һәм Һидиятуллиннар иң сәләтле гаилә буларак танылды. Барлык җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев