Фестиваль Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап үткәрелде
. Иҗади проектта катнашуга 28 гариза бирелгән иде, аларның финалына илнең 16 төбәгеннән һәвәскәр гаилә, гаилә-туганнар һәм күп гаиләле коллективлар үтте.
Кунаклар арасында Санкт-Петербург, Омск, Белгород, Чиләбе, Мәскәү, Самара, Волгоград өлкәләре, Карачай-Чиркәс, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Кырым, ХМАО — Югра, Бурятия, Якутия вәкилләре бар иде.
Татарстанны Югары Шытсу мәдәният йортыннан Шәрифуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. 6 июльдә фестивальдә катнашучылар Оренбургның төбәк мәдәният үсеше үзәге бинасы каршында, 7 июльдә - Соль-Илецкта чыгыш ясадылар. Шул ук көнне Оренбург өлкә филармониясендә гала - концертта чыгыш ясап, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.


Нет комментариев