Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Шытсуда яшәүче Хәдия Галиәхмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, авыл хуҗалыгы предприятиесе, авыл җирлеге вәкилләре котлады.

   Галиахмәтова Хәдия Габдулла  кызы 1934 елның  16 октябрендә Саба районы Югары Шытсу авылында  дөньяга килә. Хәдия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, ул күп авырлыклар күреп үсә. 1959 елда Югары Шытсу  авылы егете Моктасим  абыйга  кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен була Хәдия  апа.  Моктасим абый белән алар бик тәртипле 4 кыз устергәннәр. Бүгенге көндә балалары тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда тырышып хезмәт куялар.

  Хәдия  апа бала чагыннан зурларга ияреп колхоз басуына чүп утарга  йөргәннәрен хәзер дә искә алып сөйли. Гомер буе “Беренче Май” колхозында төрле эшләрдә, соңрак терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыккан.

 Бүгенге көндә аның 8 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта Югары Шытсу авылында  кызлары, кияүләре, оныклары тәрбиясендә гомер итә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә, шуна  күрә Хәдия апаны  авылдашлары бик  хөрмәт итә.

           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев