Югары Утар балалар интернат-йорты коллективы санитар икеайлыкка кушылды
1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр санитар-экологик икеайлыгы башланды
«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» хезмәткәрләре 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр Татарстан Республикасында башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында учреждение биләмәсендә кар тарату буенча өмә үткәрделәр.
"Бу нәрсә өчен кирәк соң? Карны тарату, эретү процессын тизләтә һәм дымны тоткарламаска, ә шунда ук туфракка китәргә мөмкинлек бирә. Кар тизрәк эри, чын яз тизрәк килә", диләр хезмәткәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев