Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮИДлар акциягә чыкты

Дөньяда көн саен юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 меңләп кеше гомере өзелә

Район дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт казна учреждениесенең район бүлеге   хезмәткәрләре  Саба гимназиясе ЮИД отряды белән  берлектә Байлар Сабасында юл-транспорт һәлакәтләре  корбаннарын искә  алу  көне  уңаеннан   акция  үткәрделәр.  Юл хәрәкәтенең   яшь инспекторлары (ЮИД)  транспорт йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә үзләренә җәлеп иттеләр. Юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл  үтәргә  чакырып, яктылык  кайтаргыч элементлар, белешмәлекләр, шулай ук шоферларга жилетлар да тапшырдылар. Юл-урам  хәрәкәтендә катнашучылар   юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне уңаеннан акциягә  чыгучыларга теләктәшлек белдерделәр. Юлларда  һәрвакыт игътибарлы булырга   сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев