Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды
Ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» на агачлар утыртылды
8 май көнне Юлбат авылында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү көне хөрмәтенә митинг узды. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алырга тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Юлбат төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы, җирлек халкы җыелган иде. Митингта авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы һәм Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча 10 нчы районара салым инспекциясе җитәкчесе Шафиков Айрат Вазих улы туган иле өчен гомерләрен биргән солдатларга рәхмәт сүзләрен яңгыраттылар. Сугыш елларында һәлак булган сугышчыларны, сугыштан соң үлгән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдылар, чәчәкләр салдылар һәм җитәкчеләр, ветераннар белән бергә «Хәтер бакчасы» утырттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев