Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбатлылар теплоходта сәяхәт кылып кайттылар

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен «Мәскәү-29» теплоходында круиз һәм төнге Казан буйлап сәяхәт оештырдылар.

Теплоходта җырлар, биюләр һәм төрле конкурсларда катнаштык. Идел буйлап теплоходта йөрү күңелле атмосферада ял итү, яр буендагы мавыктыргыч пейзажларны күзәтү мөмкинлеге бирде. Дулкыннар шаулавы астында елга юлында йөрү һәм саф диңгез җиле-ул күңел өчен ял. Бер сәгать эчендә Казаннан берничә километр ераклыкта, Югары Осланның тыныч яр буенда булдык. Матур кояш баюын, шәһәрнең төнге утларының ничек матур итеп кабынуын һәм Казанның әкияти төнге шәһәргә әверелүен күзәттек.

дип хәбәр итә Юлбат авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев