Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда иминлек – көн таләбе

Ел тәмамланып килә. Димәк, һәр тармакта ел дәвамында башкарылган эшләр буенча хисап тотар чак. Көнүзәк мәсьәләләрнең берсе – юл хәрәкәте өлкәсендә күрелгән чаралар да шулай ук барлана, нәтиҗә ясала. Шушы уңайдан Саба муниципаль районының юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязовка мөрәҗәгать иттек.

Марат Рашатович, иң элек юлларда  быелгы  вәзгыятьнең торышы белән таныштырып    китсәгез  иде. 

Комиссиянең һәр утырышында әле­ге  мәсьәләгә кагылышлы  мөһим  көн тәр­типләрен карыйбыз һәм карарлар кабул ителә. Быелгы  вәзгыятькә килгәндә, район территориясендә 22 юл-транспорт ва­кыйгасы теркәлеп, 27 кеше төрле тән җә­рәхәтләре  алды.  Шуларның  4есе – балалар. Бәхеткә, үлем очраклары юк. Кызганычка  каршы, аварияләр һәм яраланучылар  саны узган  елгы саннар белән  чагыштырганда 2 тапкыр диярлек артты. Күңелсез очракларның күбесенә ав­то­мо­биль­ләрнең каршы полосага чыгуы, чатларны узу  кагыйдәләренең  үтәлмәве, исе­рек хәлдә транспорт белән идарә итү  сәбәп булып тора. Кеше эчкән икән, рульгә  утырмаска тиеш. Бу –  аксиома. Шуңа да карамастан, 11 айда  спиртлы эчемлек кул­ланган хәлдә 98  йөртүче тоткарланган. Анализ кагыйдәләрне шушы рәвешле аеруча тупас бозган  өчен җаваплылыкка тартылучыларның чагыштыру  чорына  карата 6 очракка  артуын күрсәтә. Транспорт белән идарә итү таныклыгын алдырганнан  соң бер ел эчендә кабат аек булмаган килеш рульгә  утырган 7 кешегә  җинаять  эше кузгатылган. Бу – район өчен зур сан. Быел правасыннан 57 йөртүче мәхрүм ителде. Штрафларын  вакытында  түләмәгән өчен 234 кеше (былтыр –231) административ җаваплылыкка тартылган. Анализ автоинспекторларның юлларда профилактика эшен тагын да яхшыртырга тиешлеге турында   сөйли.

  –Быелгы кышкы һава торышы юлларны тиешле норматив хәлдә тотуда оперативлыкны сорый. Шулай ук бозлавыкка  каршы нинди чаралар күрелә?

  –Әлеге  юнәлештә күп эш башкарыла. Төбәк әһәмиятендәге юлларны кардан чистарту “Татавтодор”ның  Саба  филиалына  йөкләнгән. Бу  максатка 20 берәмлек техника  җәлеп ителгән. Юлларга  сибү өчен 11000 тонна тозлы ком  катнашмасы, 360 тонна техник  тоз әзерләнгән. Зур торак пунктлар Саба һәм Шәмәрдән  коммуналь  хуҗалыклар карамагында. Район үзәгендә урамнарны, тротуарларны  тиешле тәр­типтә тотуга  күптармаклы  җитештерү пред­приятиесе 17 махсус техника  куйды, 80 тонна иләнгән ком, 16 тонна техник  тоз хәстәрләде.  Шәмәрдәндә  12 берәмлек техника эшли, ком-тоз запасы  җитәрлек  күләмдә. Авылларда  урамнар   авыл ху­җа­лыгы предриятиеләре тракторлары бе­лән  чистартыла, шәхси техникасы булган  кешеләр дә  ярдәмгә  килә. Транспорт ху­җаларына бозлавык шартларында тизлек  ре­жимын  төгәл  сакларга  киңәш итәм. Җәяүлеләр дә бик  сак  йөрсеннәр  иде.

–2024  елга  юлларны төзекләндерү  план­нары белән дә  газета  укучыларны та­ныштырсагыз  иде.

–Киләсе елда муниципаль юл фонды хи­сабына урыннарда тикшерү нәтиҗә­лә­реннән  чыгып,  Лесхозның –Беренче май, Иске Мичәннең – Мәктәп, Сабаның – Завод, 9 Май, Шәмәрдәннең  Ф.Кәрим, Лермонтов, Яшьләр  урамнары ремонтланачак. Бу  максатка 19,8 миллион сум каралган. Республиканың “ЩПС” программасы  кысаларында  Мәртен, Урта Нырты,  Завод-Нырты, Язлы Арташ, Чәбки-Саба, Калатау, Көек, Алан-Елга, Өчиле, Кызыл Мишә, Мамалай авылларында 20 миллион сумлык эш башкару  планлаштырыла.   “Асфальтка-асфальт” программасы буенча, исеменнән үк аңлашылганча, сафтан чыккан юлларга яңадан асфальт җәю каралган. Шушы программаны Лесхозның ике  урамында тормышка ашыру өчен 15 миллион сум сарыф ителәчәк. Күрелгән чаралар барлык төр техниканың хәвефсез хәрәкәте, кешеләрнең юлларда иминлеге  өчен. Шул  ук  вакытта транспорт белән  идарә итүчеләрнең үзләреннән дә күп нәрсә торганлыгын онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев