Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабаның «Алтын туп» универсал спорт залында Илмир Рушан улы Вәлимөхәммәтов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир узды

Турнир районыбызның ветеран командалары (40+) арасында үтте.

 Бүген  "Алтын туп" универсал  спорт залында ветеран командалары  (40+) арасында Илмир Рушан улы Вәлимөхәммәтов истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир үткәрелде. Ярышлар  сигез  команда ("Администрация" (Саба), “Саба-Цинк”, “СтарКо” (Саба), "Теләче" (Теләче), "Мечта" (Нократ Аланы), “Шәмәрдән”,“Икшермә”, “Олыяз”) осталыкта һәм  җитезлектә көч  сынашты..

    Турнирны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Алмаз хәзрәт Гаянов, Илмирның бертуган сеңлесе Ландыш Тимергалиева, шулай ук аның туганнары, дуслары, спорт ветераннары катнашты.

 Район оешмаларында эшләгән Илмир Вәлимөхәммәтов бик иртә – 2023 елда 47 яшендә вафат булган. Яхшы  спортчы булган, футболны  “СтарКо” командасында  уйнаган. Чыгыш  ясаучылар  аны фәкать яхшы яктан гына олылап  искә  алдылар. Ярышлар ул  арабыздан  киткән  елны ук оештырыла  башлый һәм Илмир  уйнаган  команда  җиңү  яулый. Былтыр күчмә Кубокны Теләче  футболчылары  алган  иде.

Быел  уеннар “Саба-Цинк” һәм Икшермә командалары очрашуы белән башланып  китте. Икшермәлеләр  көчлерәк  иде. Алар  СтарКо, "Теләче",  "Мечта" командалары  белән ярымфиналга чыкты. Әмма 3нче  урынга  уенда Нократ Аланы егетләренә җиңелделәр. Финалда Теләче һәм  Саба  командалары  уйнады. Быел да  күрше район  футболчылары  көчлерәк булып  чыкты. Алар сабалыларны 3:0 исәбенә тар-мар иттеләр. Иң  яхшы бомбардир булып  Раил Сафиуллин (“СтарКо”) танылды. Ул 9 гол кертте, берничә тупны  көндәшләре капкасына башы белән юнәлдерде. Ә командадашы – капкачы Ренат Хәбибрахмнов, киресенчә, күп  тупларны  кире какты, эш пенальтига барып җиткәч тә,”СтарКо”ны җиңелүдән  саклап  калды. “Иң  яхшы  уенчы” исеме Теләчедән Рөстәм Нигъмәтҗановка бирелде. Җанатар да билгеләнде: ул – яшь тамашачы Мөхәммәт Разаков.

Турнирны Ренат Нургалиев белән Зәбир Ханов  алып  барды. Призерларны  Ландыш Тимергалиева тәбрикләде. Турнирны оештыруда даими ярдәм күрсәтүче иганәчеләр Руслан  Дәминов, Илфат Вакказов, Гөлшат Хәлимова,  Динар Ногманов, Эдуард Ибраһимов, Гөлия һәм Фәнил Шәфигуллиннарга, шәхси эшмәкәрләр Фәрид Тимуршин, Айдар Шәвәлиев, Алмаз Вәлиуллинга  рәхмәт белдерде. Ул җиңү яулаган командаларга кыймәтле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшырды.

Шулай итеп, "Теләче" командасы күчмә Кубокны кабат  үзе белән  алып китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев