Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кадим Җәмитов –танылган сынчы, якташыбыз» - түгәрәк өстәл

Танылган сынчы Кадим Җәмитовның туган көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда «Туган якны өйрәнүчеләр» клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы оештырылды.

Киң тамашачы өчен Кадим Җәмитовның исеме Казанның танылган монументаль скульптура әсәре- «Хөррият» һәйкәле белән бәйле. Кадим Җәмитов үзе иҗат итәргә алынган персонажының, гәүдәләндерергә теләгән образның сын-сүрәтен эшләгәндә тышкы охшашлык белән генә канәгатьләнеп калмый. Аның өчен образның билгеле бер мөһиттә яшәве, үз чоры белән багланышта булган композицион чишелеше табылуы мөһим. Сынчы, шул рәвешле, үз әсәрләренең сәнгати кыйммәтен раслап кына калмый, ә бәлки героеның тарихи чынбарлык белән бәйләнешен, бүгенге белән мөнәсәбәтен дә ачып бирә. Чор һәм шәхесләрнең үзара бәйләнешләре шулай сәнгати чаралар аша кабат яңара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев