Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каникуллар тәмам, мәктәпкә имин барам

Юлларда тәртип сакчылары беренчеләр белән Белем көнендә үк эшли башладылар

ЮХИДИнең район бүлекчәсе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет учреждениесе хезмәткәрләре “Игътибар: балалар” оператив-профилактика  чарасы  кысаларында Белем  көнендә беренче сыйныфка  укырга  керүчеләр белән юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган  әңгәмәләр үткәрделәр. Чара барышында  укучыларга урамнарны хәвефсез аркылы  чыкканда светофор  сигналларына, машиналарның юнәлешенә игътибар итәргә, тәүлекнең  караңгы  вкытында  яктылык  кайтаргыч  элементлардан  йөрергә кирәклеге  аңлатылды. Шулай  ук велосипедларда, шәхси  мобиль җайланмаларда (роликлар, самокатлар, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар)  кайларда гына  йөрергә  яраганлыгын  да  беренчеләрнең исләренә  төшерделәр.  Барлык  катнашучыларга тематик  белешмәлекләр,  яктылык  кайтаргыч  элементлар  бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев