Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Катыкта акча елга бер генә була: финансчылар шулай ди

Абау , бу нинди монстр!?!

Әгәр катыктан  акча  эзләү уены район Сабантуенда финанс-бюджет палатасына бирелмәсә, болай ук матур оештырылыр идеме икән?  Юктыр. Ул инде үзенә бер шоуга  әйләнде һәм  ел  саен уенга   яңа бизәкләр  өстәлә. Быел Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан бөек шагыйребезнең Шүрәле персонаңын да  катыктан акча эзләттеләр. Тапты ул тимер  тәңкәне. Хәер, урман сарыгы  акчага  мохтаҗ түгел  иде,  чөнки аны киеменә кәгазҗ купюралар болай да  күп тегелгән  иде.

   Финансчылар  уенда  катнашучылардан акчаны таяк белән дә, катыкка баш белән кереп тә эзләттеләр. Кем нинди ысулны тели. Баш белән чумып иреннәр ярдәмендә эләектереп  алуда ир-егетләрдән 1нче урын Сабадан Нияз Хәмитовка бирелде.  Айдар Шәмсевәлиев 2нче  нәтиҗә  күрсәтте. Хатын-кызлардан иң тиз арада Сабадан  Камилә Вәлиева эзләп тапты.  Камилә Әхмәтова 2нче булды.

Таяк белән акчаны  эзләп табуда Сабантуй  кунаклары  яхшы  тизлек   күрсәтте. Казаннан Гөлинә Абзалова –1нче,  Мәскәүдән  Азат Шәрәфетдинов 2нче  урынны   алды. Быел да әлеге уен популярлыгын югалтмыйча, уенда 100дән артык  кеше катнашты.

Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев