17 мартта Казан шәһәрендә ачык мастерлар турниры һәм пауэрлифтинг, армлифтинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды.
Саба муниципаль районы командасы бу ярышларда мактаулы икенче урынны алды. Команда составына түбәндәгеләр керде: Гатауллин Рөстәм, Шагеев Камиль Галимов Искәндәр, Гатиятуллин Динислам , Маннанов Нияз, Хуҗин Марат, Юсупов Ришат, Гатауллин Ильфат, тренерлары Вәлиуллин Азат. Хуҗин Марат пауэрлифтинг буенча спорт мастерлыгына кандидат нәтиҗәсен, ә Гатауллин Илфат «Спорт Мастеры» нәтиҗәсен үтәгән.
Нет комментариев