Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Казанда «Ак Барс» көрәш сараенда милли көрәш буенча Россия беренчелеге узды

Ярышларда илебезнең 40 тан артык төбәгеннән иң көчле яшь көрәшчеләр катнашты

 Ярышлар өч яшь категориясендә алып барылды: 13-14, 15-16  һәм 17-18 яшьлекләр арасында көрәш кайнады,  аларның һәркайсы 9 үлчәү категориясендә узды.  Безнең спорт мәктәбеннән Илдан Гыйниятуллин  тренер-укытучы  И. Х.Ермолаевның тәрбиячесе катнашты һәм 65 кг. авырлык категориясендә -1 урынны яулады.

Без Илданны һәм аның тренерын спорттагы уңышлы чыгышлары  белән чын куңелдән котлыйбыз, аларга  ныклы  сәламәтлек, киләчәктә дә  спорт карьерасында уңышлар һәм тыныч күк йөзе телибез. Афәрин, егетләр!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев